Татарстан һәм Мәскәү укучылары хокукый турнирда көч сынашты

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

19-21 декабрь көннәрендә “Дуслык” укыту-сәламәтләндерү комплексы базасында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары өчен IX республика хокукый турниры узды.

Турнирны оештыручылар - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика олимпиада үзәге, Казан федераль университеты, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты.

Ярышларда Югары Ослан, Кукмара, Бөгелмә муниципаль районнарыннан, шулай ук Чаллы һәм Казаннан 14 команда катнашты. Турнирда дистанцион режимда Мәскәү шәһәренең Капцов исемендәге  1520нче мәктәбе командасы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International