Түбән Каманың 140 укучысы уку, спорт һәм иҗаттагы казанышлары өчен, 25 декабрьдә Президент чыршысында катнашачак. Бу хакта бүгенге дүшәмбе киңәшмәсендә Илнар Бәдретдинов җиткерде.
Моннан тыш, олимпиада призерлары, конкурс лауреатлары, төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүче кызлар һәм малайлар район башлыгының Чыршы бәйрәменә чакыру алачак. Ул 26 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Лемаев мәйданында уза. Балалар театральләштерелгән тамашада һәм интерактив уен программаларында катнашачак.
Түбән Каманың 98 балалар бакчасында 17 меңнән артык бала өчен Яңа ел бәйрәмнәре узачак.