Балык Бистәсе районында «Кояшкай» яңа балалар бакчасын ачты

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

23 декабрьдә Татарстанның Балык Бистәсе районы Биектау авылында «Кояшкай» яңа балалар бакчасы ачылды. Ул 50 урынга исәпләнгән. Тантаналы чарада республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.

Балалар бакчасында ике төркем булачак: берсе бер яшьтән өч яшькә кадәрге балалар өчен, икенчесе өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен.

Бинаның беренче катында бер төркем, азык-төлек блогы, медицина блогы, кер юу бүлмәсе һ.б урнашкан. Икенче катта тагын бер төркем бүлмәсе, музыка залы, балалар бакчасы мөдире бүлмәсе, логопед һәм техник биналар каралган. Балалар бакчасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен лифт бар.

Мәктәпкәчә учреждение территориясендә балаларга уйнау өчен күләгәле урыннар әзерләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International