100 ел элек Нурлатның беренче мәктәбендә беренче кыңгырау чыңлаган. Мәгариф оешмасы гасыр дәвамында әллә ничә тапкыр исемен алыштырган. Башта ул 28нче тимер юл мәктәбе булган, аннары - 61нче мәктәп. Бүгенге көндә гомуми урта белем бирү мәктәбе буларак эшләвен дәвам итә.
Мәктәпне тәмамлаучылар, ветераннар һәм мактаулы кунаклар коллективны истәлекле вакыйга белән котларга килгән. Чарага җыелучылар каршында район башлыгы Алмаз Әхмәтшин чыгыш ясады.
Алмаз Әхмәтшин мәктәп коллективының белем бирү һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендәге казанышларын билгеләп үтте һәм яңа уңышларгаирешүләрен теләде.
“Талантлы педагоглар укыткан укучыларның киләчеге якты булачагына ышанасы килә”, - диде район башлыгы.
Юбилей уңаеннан, район башлыгы мәктәпкә 100 мең сумга сертификат тапшырды. Ветеран укытучылар Людмила Падисовага белән Клавдия Мироновага һәм хәзер белем бирүче укытучыларга Мактау грамоталары бирделәр.