Киләсе елда Мәгариф министрлыгы өчен төп бурычлар булып белем бирү сыйфатын саклап калу, шул исәптән «500+» проекты кысаларында белем бирү сыйфатын яхшырту, укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү, аларга һәрьяклап ярдәм итү, педагогик хезмәт өчен түләү системасын камилләштерү тора. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органнары белән видеоконференция элемтәсе режимындагы 2020 елны йомгаклау киңәшмәсендә сөйләде.