24-29 декабрь көннәрендә “Идел” яшьләр үзәге базасында “Галстуклылар иле” профиль сменасы узачак. Сменаны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге, Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең төбәк бүлеге, «Татарстан варислары берлеге» иҗтимагый оешмасы.
"Галстуклылар иле" балалар иҗтимагый оешмалары активы сменасы буларак 2009 елдан бирле уздырыла. Сменада 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге 35 муниципаль берәмлектән 100 бала катнашачак. Алар - республиканың балалар иҗтимагый оешмалары һәм мәктәп үзидарә органнары активистлары.