Казан радиомеханика көллиятендә урта һөнәри белем бирү өлкәсен үстерү һәм модернизацияләү темасы буенча фикер алыштылар

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

23 декабрьдә Казан радиомеханика көллиятендә «Ил икътисадын модернизацияләү һәм интенсификацияләү барышында һөнәри белем сыйфатын үстерү һәм камилләштерү» республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

Урында һәм онлайн-форматта түбәндәге юнәлешләрдәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:

- цифрлы трансформация шартларында урта һөнәри белемнең роле һәм урыны;

- урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру һәм эш белән тәэмин итүдә кыенлыклар;

- эшче кадрлар әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү;

- мәгариф технологияләренең инновацияләр булдыруга керткән өлеше;

- дуаль белем бирүне кертү һәм үстерү;

- «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында урта һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International