21-23 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” сәламәтләндерү-мәгариф комплексы базасында укучыларның туган (чуваш, удмурт, мари, мордва) телләре һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада 94 укучы катнашты. Алар арасында 50 укучы чуаш теле буенча, 19ы удмурт теленнән, 9 бала мордва теленнән, 17се мари теленнән белемнәр буенча көч сынашты. Олимпиадага республиканың 17 районыннан 9-11 сыйныф укучылары килде.