КФУ чит ил абитуриентлары саны буенча Россия югары уку йортлары өчлегенә керде

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча  федераль агентлык Россия вузларына чит ил гражданнарын кабул итү буенча 2020 елга нәтиҗә ясады. Мәгълүмат Росхезмәттәшлекнең электрон системаларын кулланып, абитуриентлар тарафыннан бирелгән гаризалар саны турындагы мәгълүматларга нигезләнгән. Анда Казан федераль университеты өченче урынны алып тора (10 мең 939 гариза).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International