Роспотребнадзор мәктәпләр, балалар бакчалары, лагерьлар һәм башка балалар учреждениеләре эшенә яңа таләпләр раслады. Яңа санитар кагыйдәләр 2.4. 3648-20 2021 елның 1 гыйнварыннан 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.
Документта мәктәп тормышының бик күп аспектлары җентекләп язылган. Әйтик, мәктәпләрдә дәресләр иртәнге 8 сәгатьтән дә иртәрәк башланмаска тиеш. Өч сменада укыту рөхсәт ителми. Икенче смена дәресләре 19 сәгатьтән дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш. Каникулларның озынлыгы - 7 календарь көннән дә ким булмаска тиеш.