Казанда «Мәгариф» илкүләм проектының «Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге ачылды. Ул КФУның Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге мәйданчыгында урнашкан.
Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, яңа үзәкнең төп функцияләре - иң яхшы практикаларны эзләү һәм гамәлгә кертү, цифрлы технологияләрне куллану, индивидуаль белем бирү маршрутлары, тәҗрибә һәм стажировка алмашу, функциональ грамоталылык формалаштыру, «горизонталь белем бирү» моделе.