Татарстанда «Гомуми белем бирү системасында сәләтле балалар» фәнни конференциясе узды

2020 елның 25 декабре, җомга

22 һәм 23 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге онлайн режимда «Гомуми белем бирү системасында сәләтле балалар: проблемалар, перспективалар, үсеш» VII Республика (I Идел буе) фәнни-гамәли конференциясен уздырды.

Конференция эшендә сәләтле балалар белән эш алып баручы мәгариф идарәләре (бүлекләре) белгечләре, фән-методика комиссияләре җитәкчеләре, гомуми белем бирү оешмалары укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, экология үзәкләре директорлары һәм директорлары урынбасарлары, Түбән Новгород, Ульяновск, Самара өлкәләре һәм Татарстан Республикасыннан күппрофильле өстәмә белем бирү учреждениеләренең экология бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Конференция барышында эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, сәләтле балалар белән эшләүнең барлык этапларында: мәктәпкәчә оешмаларда, гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәм өстәмә белем бирү оешмаларында балаларга ярдәм күрсәтү, аларны ачыклау һәм озату белән бәйле аеруча актуаль мәсьәләләр каралды; экология буенча федераль конкурсларда, бөтенроссия экологик диктантында катнашу, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм экология үзәкләрендә экологик белем бирү методикасы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International