Казанда укытучыларны һөнәри әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 25 декабре, җомга

Педагогларны һөнәри үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча “Түгәрәк өстәл” Педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге базасында узды.

Россиядә педагогларның 80%ы югары педагогик белемгә ия, укытучыларның өчтән бере югары квалификация категориясе алган, 55 яшьтән өлкәнрәк укытучылар Россия мәктәпләрендә эшли. Мондый мәгълүматларны РФ Мәгариф министрлыгының Педагогик кадрларны әзерләү һәм һөнәри үстерү департаменты директоры Андрей Милехин Казанда узган “Педагогик хезмәткәрләрне өзлексез һөнәри үстерүнең региональ системасын яңадан эшләтеп җибәрү” “ дип аталган "Түгәрәк өстәл” барышында белдерде.

"Түгәрәк өстәл"дә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнашты. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә безнең республикада төрле юнәлешләр буенча педагогик кадрларны  биш-алты югары уку йортында әзерлиләр. Моннан тыш 12гә якын үзәк квалификация күтәрү белән шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International