Татарстанда кышкы каникулларда 289 мәктәп яны лагере эшләячәк

2020 елның 25 декабре, җомга

Татарстанда кышкы каникуллар вакытында мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Алар санитар-эпидемиологик шартларны үтәп эш итәчәк.

12 муниципаль районда 289 мәктәп яны лагере ачылачак, аларда 12 106 бала ял итәчәк. Лагерьларда барлык чаралар да педагоглар көче белән оештырылачак. Килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә массакүләм чаралар үткәрү тыела.

Исегезгә төшерәбез, республика мәктәпләрендә кышкы каникуллар  28 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International