2020 елда барлык 1-4 сыйныф укучыларын сыйфатлы бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү өчен барысы да эшләнде. Бу хакта төбәкләр белән атналык киңәшмәдә Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко белдерде.
"Авырлыклар булды, әмма барыбыз бергә агымдагы бурычларны оператив рәвештә хәл итә һәм яхшы нәтиҗәләргә килә алдык", - дип шәрехләде ул. Дмитрий Глушко хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Министрлыкның кайнар линиясенә шалтыратулар әз килә һәм бу проблемалы якларның кимүе турында сөйли. Шул ук вакытта «Дәүләт хезмәте» порталында мөрәҗәгатьләр саны артты,тик аларның күбесе «тулысынча канәгатьләндерелгән» дип бәяләнә.