Түбән Кама кызы «Мәктәп укучысы күзлегеннән көндәшлек» конкурсында беренче урын алган

2020 елның 26 декабре, шимбә

Түбән Каманың 25 нче гимназия укучысы Светлана Романова «Мәктәп укучысы күзлегеннән көндәшлек» конкурсында беренче урын яулады.

Конкурсны Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан идарәсе оештырды.

Конкурста Татарстанның 38 районыннан 172 укучы катнашкан. Укучылар көндәшлеккә каршы көрәш темасына иншалар язган, видеосюжетлар төшергән, рәсемнәр ясаган.

«Рәсем» номинациясендә беренче урынга 25 нче гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы Светлана Романова лаек булды.

Шулай ук Казан, Менделеевск, Апас, Балтач, Менделеевск, Ютазы, Аксубай, Минзәлә һәм Алабуга районнары укучылары да дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International