Илсур Һадиуллин «Ана Теле» онлайн-мәктәбенең актив кулланучылары белән очрашты

2020 елның 26 декабре, шимбә

Бүген, 26 декабрьдә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Ана теле» тел мәктәбенең иң актив кулланучылары белән очрашты. Очрашуда Онлайн-мәктәп үзәге белгечләре дә катнашты.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада яшәүче барлык милләт вәкилләренең телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү мәсьәләсе һәрвакыт өстенлекле булды һәм булып кала бирә. 2021 елның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе дә очраклы түгел. Бу юнәлештә эш системалы төстә бара һәм республика программалары һәм проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла.

Шундый проектларның берсе - татар телен дистанцион укыту буенча «Ана теле» онлайн-мәктәбе, ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Казан федераль университеты һәм «ИФ Лэнгвидж Лернинг Солюшинз ЛТД» компаниясе белән берлектә 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла. Мәктәп республика бюджеты хисабына эшли һәм теләүчеләр өчен бушлай хезмәт күрсәтә. Онлайн-мәктәптә 28 меңнән артык кеше белем ала, аларның меңнән артыгы - чит ил вәкилләре.

Очрашу ахырында Илсур Һадиуллин «Ана теле» тел мәктәбенең иң актив кулланучыларына кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International