Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылында 40 сабыйга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылды. Моңа кадәр эшләгән 20 урынлы бакча инде кысанайган, анда өч дистәдән артык бала йөри иде.
Яңа бакча ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, районның мәктәпкәчә белем учреждениеләре җитәкчеләре, авыл халкы катнашты.
Без биредә балалар бакчасын зур өметләр белән ачабыз. Сихтермә-Хузангайның киләчәге зур. Авылда бүген мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны 55кә җитте. Элекке бакчада урыннар җитеп бетми иде, ә бирегә инде теләге булган һәр ата-ана баласын йөртә алачак. Бина бик затлы, сыйфатлы, бүгенге заман таләпләренә тулысынча җавап бирерлек итеп эшләнгән. Без «Алексеевскдорсервис» төзүчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез, — диде район башлыгы Александр Никошин.
Ул әлеге оешма җитәкчесе Илгиз Зәйдәровка Рәхмәт хаты һәм Яңа ел күчтәнәче тапшырды.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев балалар бакчасына кар көри торган машина бүләк итте.
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Алсу Нәбиева һәм Александр Чубаров та бу истәлекле вакыйга уңаеннан авыл халкының сөенечен уртаклаштылар, Яңа ел котлауларын җиткерделәр.
Хузангай авылында яшәүчеләр дә үз чиратында бу зур Яңа ел күчтәнәче өчен ихлас рәхмәтләрен әйттеләр.