Гражданнары яклау көллияте базасында “Техносфера куркынычсызлыгы һәм табигый җайланыш” Төбәкара дистанцион һөнәри осталык олимпиадасы булып узды.
Олимпиадада Татарстан, Чуашия, Пермь крае, Липецк, Ростов өлкәсе һәм Казахстандагы махсус уку йортларыннан 6 команда катнашты. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының авария-коткару оешмаларында авария-коткару һәм эзләү-коткару эшләре уздыруга җайлаштырылган эзләү һәм коткару мәсьәләләре буенча халыкара консультатив төркем – ИНСАРАГ системасы буенча методология, шулай ук халыкара командалар катнашучылар вәкилләре белән чараларда катнашу мөмкинлеген тәкъдим итү олимпиаданы киң җәелдерү һәм таныту юнәлешләренең берсе булды.
“Шуңа да биремнәрнең күп өлеше инглиз теле белән бәйле иде”, дип аңлатма бирде фәнниметодик эшләр буенча директор урынбасары Виктория Ватутина.
Олимпиада өч өлештән торды: командаларның йөз таныкламасы роликларны тәкъдим итү белән ачу, инглиз теле һәм дистанцион технологияләрне кулланып онлайн рәвештә компьютердан тест узу.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча, гражданнарны яклау көллияте курсантлары командасы җиңүче булды.