2021 елда хәрби вузларга кабул итү ничек узачак?

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Статс-секретарь - РФ оборона министры урынбасары Николай Панков җавап бирә:

- Декабрь уртасына кадәр хәрби комиссариатлар көзге чакырылыш белән мәшгуль иде. Шуңа күрә аларның документлар җыю һәм Россия Оборона министрлыгы вузларына укырга керүче кандидатларны алдан сайлап алу буенча төп эшләре Яңа елдан соң башлана. Гариза бирү өчен оптималь вакыт - 2021 елның гыйнвар ае.

Шул ук вакытта МО кандидатлардан документларны электрон рәвештә дә кабул итәргә әзер булачак. Әмма бу абитуриентка военкоматка килергә кирәкми дигәнне аңлатмый. Бер генә табиб та хәрби училищега кергән кандидатның сәламәтлеге турында электрон документлар нигезендә генә җавап бирә алмаячак. Шуңа күрә хәрби-табиб комиссиясен килеп узарга кирәк булачак. Әлбәттә, хәрби комиссариатларда барлык кирәкле профилактик чаралар күреләчәк: медицина контроле постлары, дезинфекция һәм индивидуаль саклану чаралары, социаль дистанция һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International