Казан федераль университеты Алабуга институтының Камил Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йортында «IT-каникуллар» яңа фәнни-популяр проекты эшли башлады. Бу робототехника буенча мастер-класслар, 3D-модельләштерү, шулай ук интерактив театральләштерелгән тамаша һәм дискотеканы үз эченә алган өч сәгатьлек яңа ел квесты. Иң беренчеләрдән булып "IT-каникулларда" "Адымнар" полилингваль комплексы укучылары, шулай ук Алабуганың 3нче һәм 9нчы мәктәпләре укучылары катнаша.