2021 елда Яр Чаллыда өч балалар бакчасы төзү планлаштырыла

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

2021 елда Яр Чаллыда өч яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Бу хакта матбугат конференциясендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков хәбәр итте. Орловка бистәсенең «Притяжение» торак районында, 63 нче микрорайонында, шулай ук «Прибрежный» торак районының 34 микрорайонында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре барлыкка киләчәк. Яңа объектлар төзү яшь чаллылылар өчен 660 яңа урын булдырырга мөмкинлек бирәчәк, шуларның 360ы – ясле төркемнәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International