Татарстан укучылары РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан бүләкләр алды

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан килгән Яңа ел котлауларын һәм татлы бүләкләрен олимпиадаларда катнашучылар, төрле конкурслар, чаралар һәм ярышлар активистлары, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр алды.

Бәйрәм барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәп мәгариф хезмәткәрләре йортында узды. Тантанада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International