2021 елдан 2024 елга кадәр 1 миллион 200 мең урынлык 1 910 заманча мәктәп төзеләчәк. Бу хакта журналистлар белән очрашуда РФ мәгариф министры Сергей Кравцов сөйләде.
- Планда яңа форматлар, укытуда яңа алымнар кулланылачак дөнья дәрәҗәсендәге мәктәпләр төзү, алар укытуның классик методикасын тулыландырачак һәм камилләштерәчәк, - дип сөйләде Сергей Кравцов. - Без мәктәпләр инфраструктурасын яңартырга гына омтылмыйбыз. Без яңа белем бирү мохите төзибез, заман таләпләренә җавап бирә торган алымнар белән мәктәпнең яңа фәлсәфәсен булдырабыз.
Шулай ук ул 2020 елда 169 мең урынлык 270 мәктәп төзелгән һәм файдалануга тапшырылган, дип сөйләде. 122 мең урынлык 828 балалар бакчасы төзелгән. 38 меңнән артык мәктәп кайнар туклану өчен федераль субсидия алган.