"Россия электрон мәктәбе" платформасында "Россиянең илкүләм проектлары" дәресе барлыкка килде, ул илкүләм максатларга һәм илкүләм проектларга багышланган. Дәрестә укучыларга, аларның әти-әниләренә, туганнарына, апа-сеңелләренә, әби-бабаларына илкүләм проектлар бирә торган мөмкинлекләр күрсәтеләчәк.
Дәрес ярдәмендә балалар актуаль көн тәртибенә ориентлаша, илдәге хәлләрне аңлый, үзләре өчен дәүләт тарафыннан булдырылган мөмкинлекләр турында белә, алардан файдаланырга өйрәнә алачак.