Лаеш районы укучысы Мәскәүдә Бөтенроссия конкурсында беренче урын алды

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Г.Р. Державин исемендәге Сокура мәктәбе укучысы Сәрвәр Рөстәмов «Фәндә беренче адымнар» XXVI Бөтенроссия балалар иҗат эшләре конкурсында уңышлы чыгыш ясады.

Конкурста фәнни яки тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар катнашты. Финал Мәскәүдә узды.

Анда Сәрвәр Рөстәмов укытучысы Минзилә Кадыйрова белән берлектә Сокуры авылында яшәүчеләр, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлары һәм сугыш ветераннары турында тикшеренү эшләрен тәкъдим итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча аның эшен иң яхшы дип таныдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International