Россиядә "ВКонтакте" базасында мәктәп укучылары өчен махсус социаль челтәр эшләнгән, аны киләсе елда тәкъдир итү планлаштырыла, дип белдерде журналистларга мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов.
Кравцов билгеләп үткәнчә, мондый социаль челтәр цифрлы белем бирү мохите кысаларында эшләнгән. "Социаль челтәрләр - "ВКонтакте"ның аерым сегменты, ул инде эшләнгән һәм укучыларга бер-берсе белән уку темаларына аралашырга, төрле мәсьәләләр буенча фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк. Без киләсе елда бу системаны тәкъдим итәчәкбез, презентация үткәрәчәкбез", - дип хәбәр итте Кравцов.