Педагогик вузларга 2021 елда 500 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Россия педагогик вузларына киләсе елда педагогик фәнне үстерү өчен ярты миллиард сум бүлеп бирү планлаштырыла, бу элеккегә караганда өч тапкырга күбрәк, дип белдерде журналистларга Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов.

Аның сүзләренә караганда, акчалар балаларның яшь физиологиясен, балалар белән эшләгәндә заманча алымнарны, педвузларда әзерлек системасын анализлауга һәм өйрәнүгә тотылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International