Мамадыш интернат-мәктәбендә яңа корпус ачылды

2021 елның 4 гыйнвары, дүшәмбе

Мамадыш үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәпнең яңа корпусы ачылды. Яңа бина биш ел эчендә төзелде.

Ачылыш Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев һәм Тәлгать Абдуллин, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев катнашында узды.

Анатолий Иванов биредә тәрбияләнүчеләрнең уңышлары турында сөйләде һәм яңа корпус укучыларга алга таба  җиңүләргә яңа мөмкинлекләр бүләк итәчәгенә ышаныч белдерде.

Кунаклар кызыл тасманы кискәннән соң, яңа бина буйлап экскурсия булды. Ул спорт, гимнастика һәм тренажер заллары, профориентация кабинеты, актлар залы, медицина блогы һәм йокы корпусы белән җиһазландырылган.

Интернат-мәктәпнең йокы корпусы ачылуын балалар озак көтте. Элек монда килеп укучы  балаларга политехник колледж тулай торагында яшәргә туры килде — хәзер аларның үз йорты булачак. Ул 51 балага исәпләнгән. Һәркем өчен аерым карават, тумбочка әзер инде. Шулай ук бүлмәләрдә гомуми шкафлар бар.

Яңа корпусның мәйданы – 1,9 мең квадрат метр, ул ике өлештән тора. Бер өлеше өч катлы, анда йокы бүлмәләре урнашкан. Икенче өлеше – ике катлы. Анда заманча техника белән җиһазландырылган остаханәләр урнашкан.

Бу уку елында интернат-мәктәптә 151 бала укый: 31е — өйдән торып, 120се — уку йортында. Яңа бина балаларга укуда һәм спортта уңышларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Җитештерү лабораторияләре һөнәрнең нигезләрен алырга ярдәм итәчәк.

Бүләкләр дә булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уку йортына яңа микроавтобус, район башлыгы Анатолий Иванов — акчалата сертификат, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев — күпфункцияле принтер тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International