Фәнни коллаборация йортында Камил Вәлиев истәлегенә багышланган конференция узачак

2021 елның 9 гыйнвары, шимбә

Россия Фәннәр академиясе академигы К.А. Вәлиев истәлегенә багышланган «Табигый-фәнни һәм техник дисциплиналар буенча гомуми һәм өстәмә белем бирүнең иң яхшы практикалары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе 2021 елның 15 гыйнварында КФУның Алабуга институты каршындагы Фәнни коллаборация йортында узачак.

Россия галимнәрен, педагогика һәм психология белгечләрен, балаларга өстәмә белем бирү төп үзәкләре, мәгариф бүлекләре җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен, мәктәпкәчә, башлангыч, гомуми һәм өстәмә белем бирү мәгариф учреждениеләренең практик хезмәткәрләрен, югары белем бирү программалары буенча белем алучы аспирантларны һәм студентларны чакырабыз.

Форум балаларның инженерлык фикерләвен иртә үстерү сыйфаты турында фикер алышуга, һөнәри юнәлеш бирүнең педагогик стратегияләрен анализлауга, укучыларны һөнәри әзерлек һәм һөнәрләр белән таныштыруга, табигый-фәнни һәм техник юнәлештәге дәресләрдә укучыларның һөнәри осталыкларын формалаштыруга һәм үстерүгә, хәзерге заман технологияләрен һәм табигый-фәнни һәм техник дисциплиналар дәресләрендә укучыларның функциональ грамоталылыгын арттыру методикаларын гомумиләштерүгә юнәлдерелгән. Шулай ук заманча өстәмә белем бирү системасында педагогик тәҗрибә диссеминациясе, укучылар һәм педагогик кадрларны үстерү өчен өстәмә белем бирү инфраструктурасын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре дә каралачак.

Конференция кысаларында «Балаларга өстәмә белем бирү – тизләтелгән үсеш мохите» семинарын үткәрү планлаштырыла.

Конференциядә катнашу өчен материаллар кабул итү вакыты: 7 гыйнвар, 2021 ел.

Мәкаләләр кабул итү өчен җаваплы: Ганиева Айгөл Риф кызы, Электрон почта: aigul_ganeeva@mail.ru телефон: +7 (987) 284-89-65.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International