Беренче сыйныфка язылу – 1 апрельдән
Мәгариф министрлыгы балаларны мәктәпләргә кабул итү тәртибен яңартты. Төп яңалык – хәзер беренче сыйныфка теге яки бу мәктәпкә беркетелгән балаларны кабул итү 1 апрельдә башланачак. Беренче сыйныфка язылу агымдагы елның 30 июнендә төгәлләнәчәк.
Ә менә бала мәктәп караган "участокта" яшәмәсә, булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә гаризаны 6 июльдән бирергә кирәк. Кабул итү буш урыннар тулганчыга кадәр барачак, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калырга тиеш түгел. Дәүләт мәктәбе баланы мәктәпкә кабул итүдән бары тик буш урыннар тәмамланган очракта гына баш тарта ала. Бу очракта җирле мәгариф идарәсе органнары ата-аналарга баланы башка мәктәпкә урнаштыруда ярдәм итәргә тиеш.
Документта шулай ук балаларның абыйлары һәм сеңелләре укыган мәктәпкә укырга кергәндә өстенлекле хокуклары булуы турында язылган.
Мәктәп аттестатларында "зачет" билгесе барлыкка киләчәк
Мәгариф министрлыгы төп гомуми һәм урта гомуми белем турында аттестатларны тутыру, исәпкә алу һәм тапшыру буенча яңа тәртипне раслады. Ул 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә һәм 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә була.
- "Сынлы сәнгать", "Музыка" һәм "Физик культура" фәннәреннән "зачет" тамгасын күрсәтү рөхсәт ителә", – диелә документта.
Тагын нинди мөһим нәрсәләр бар соң? Аттестат титулы бланклары һәм шул исәптән аңа кушымталар компьютер модулен кулланып тутырыла, ул ике матрицалы штрих кодын (QR-код) булдырырга мөмкинлек бирә.
Документта шулай ук абыйлары һәм сеңелләре укыган мәктәпкә укырга керүнең өстенлекле хокукы язылган.
Кесә телефоннары – уку өчен түгел
Роспотребнадзор мәктәпләр, балалар бакчалары, лагерьлар һәм башка балалар учреждениеләре эшенә яңа таләпләр раслады. Яңа санитар кагыйдәләр СП 2.4. 3648-20 2021 елның 1 гыйнварыннан 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.
Документта мәктәп тормышының бик күп аспектлары чагылыш таба. Әйтик, дәресләр иртәнге сәгать 8дән дә иртәрәк башланырга тиеш түгел. "Нульле" дәресләр үткәрү һәм өч сменада уку рөхсәт ителми. Икенче смена дәресләре 19 сәгатьтән дә соңга калмыйча төгәлләнергә тиеш. Дәресләр арасындагы тәнәфесләрнең озынлыгы – 10 минуттан да ким түгел. Икенче яки өченче дәрестән соң зур тәнәфесләр булырга тиеш – 20-30 минут. (Ике зур тәнәфес ясарга була). 10-11 сыйныфларда профильле укытуны оештыру йөкләнешне арттырырга тиеш түгел, дип аерым ассызыклана.
Моннан тыш, санитар кагыйдәләр белем бирү процессына электрон укыту чараларын куллануга таләпләрне дә билгели. Компьютер яки ноутбук мониторы өчен минималь диагональ – 39,6 см, планшет өчен – 26,6 см. мәгариф оешмаларында электрон-нурлы торба нигезендәге мониторлар куллану рөхсәт ителми.
Дәресләрдә электрон уку чараларын куллануның гомуми озынлыгы 35 минуттан артмаска тиеш.
Шулай ук мәктәпләрнең эшен оештырганда физкультминуткалар, күзләр өчен гимнастика, балаларның, шул исәптән хат, рәсем ясау, электрон чараларны куллану вакытында дөрес итеп утырыруларын контрольдә тоту каралган.
Укыту өчен кесә телефоннарын куллануга кагылышлы бик мөһим пункт та бар: "Белем бирү максатларында мобиль элемтә чаралары файдаланылмый". Ни өчен? "Российская газета"да бу сорауга Роспотребнадзорда җавап бирделәр:
- Мобиль элемтә чаралары ешрак экранның кечкенә үлчәменә ия, бу күз органнары киеренкелегенә һәм умыртка баганасының кәкерәюенә китерә, шуңа күрә дәрес вакытында компьютер яки планшет урынына кесә телефоннарын кулланырга ярамый, – дип сөйләделәр "РГ"га ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Яңа санпиналарда тагын нәрсә язылган? Башлангыч сыйныфларда ноутбук кулланганда өстәмә клавиатураны кулланырга кирәк. Укуның электрон чараларыннан файдаланганда, эш урыны балага экранга кадәр 50 см дан да ким булмаган араны тәэмин итәргә тиеш. Планшетлар өстәлдә 30 градус авышлыкта булырга тиеш. Колакчыннар кулланырга мөмкин, өзлексез ике сәгатьтән дә артык түгел: тавышның катылыгы максималь зурлыкның 60 %ыннан артырга тиеш түгел. Электрон җиһазларны көн саен дезинфекцияләргә кирәк.
- Дистанцион белем бирү технологияләрен, электрон укытуны кулланып
белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда дәресләр расписаниесе укучыларның көндезге һәм атналык акыл эшчәнлеге динамикасын һәм уку предметларының катлаулыкларын исәпкә алып төзелә, – диелә документта. – Укулар 18.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча төгәлләнергә тиеш. Дәреснең озынлыгы 40 минуттан артмаска тиеш.
Градусникны күрсәтегез
Температураны үлчәү, кулларны антисептик белән юуу, массакүләм чаралардан баш тарту – бу һәм башка санитар чаралар мәктәпләрдә тагын бер елга калачак. РФ Баш дәүләт санитар табибы карары нигезендә, COVID-19 шартларында мәктәп, лагерь һәм башка балалар оешмаларының эшенә карата таләпләр 2022 елга кадәр озайтыла. Һәр класска аерым уку кабинеты беркетелергә тиеш, анда балалар барлык фәннәр буенча белем ала. Искәрмә – махсус җиһазлар таләп итә торган дәресләр (физкультура, рәсем, хезмәткә өйрәтү, технология, физика, химия).
Мәктәпләр укучыларның үзара контактларын минимальләштерү максатыннан төзелгән махсус дәресләр һәм тәнәфесләр графигы буенча эшли. Иң мөһиме, укытучылар сыйныфка, балалар янына килергә тиеш, ә киресенчә түгел. Коридорларны җилләтү – дәресләр вакытында, ә уку кабинетларын тәнәфесләр вакытында үткәрелергә тиеш. Тагын бер мөһим нәрсә – имтиханнар, аттестация: укучыларның килү графигы төзелә, 1,5 метр социаль дистанция саклау, укучылар парта артына зигзаг рәвешендә утыртыла. Респираторлы авыру билгеләре булган балалар да, өлкәннәр дә "ашыгыч ярдәм" килгәнче яки әти-әниләр килгәнче изоляциядә булырга тиеш. Тагын ниләр мөһим? Бу чараларның барысы да көндезге укуга кагыла. Алар инде Россия мәктәпләрендә гамәлдә. Бу кагыйдәләрне үтәү, сәламәтлек өчен куркынычларны киметеп, уөндезен укырга мөмкинлек бирә.
Витаминнар һәм дәвалы туклану
Халыкның җәмәгать туклануын оештыруга кагылышлы яңа СанПиН 2.3/2.4.3590-20 кагыйдәләре расланды . Алар 2021 елның 1 гыйнварыннан 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Документ бик күп өлкәләргә кагыла. Аның иң мөһим бүлекләренең берсе – балаларның җәмәгать туклануын оештыру үзенчәлекләренә багышланган. Бу мәктәпләргә, балалар бакчаларына, ял лагерьларына һ.б.ш кагыла. Биредә туклану сәламәт, тулы канлы булырга, төбәкнең үзенчәлекләрен исәпкә алырга тиеш.
Анда иске документлар белән чагыштырганда нинди яңалыклар бар? Менюда витаминнар һәм микроэлементлар белән баетылган продуктлар, шулай ук витаминлы эчемлекләр булырга тиеш. Балаларга витаминлы ризыкларны поливитамин препаратлар белән алыштыру рөхсәт ителми. Ризык әзерләгәндә гади тоз түгел, ә йодлаштырылган тоз кулланылырга тиеш.
Менюга климатка, урнашу географиясенә кагылышылы, милли, конфессиональ һәм территориаль үзенчәлекләрне исәпкә алып төзәтмәләр кертү рөхсәт ителә. Ә дәвалы һәм диетик туклануга мохтаҗ балалар өчен индивидуаль меню эшләнәчәк.
Өйдә пешерелгән, әзерләнгән ризыкка кагылышлы мөһим норма: "Балаларга ата-аналары әзерләп биргән өй ризыкларын ашханә залында яки махсус бүленгән, өстәл һәм урындыклар, суыткыч, микродулкынлы мичләр, кул юу өчен шартлар белән җиһазландырылган бүлмәләрдә куллану рөхсәт ителә".
Монысы кызык! "Коры паек"ны балаларга дүрт сәгатькә кадәр булган сәфәр яки чаралар вакытында гына бирергә рөхсәт ителә. Дүрт сәгатьтән артканда – кайнар аш оештырылырга тиеш. 2 сәгатьтән артык массакүләм чаралар үткәргәндә һәр бала сәнәгать җитештерүендә шешәгә тутырылган (газсыз) су белән өстәмә тәэмин ителергә тиеш, аның көндезге запасы чаралар вакытында бер балага 1,5 литрдан да ким булмаска тиеш.
Шул ук вакытта мәктәпләрдә вендинг автоматлары (азык-төлек продукциясен автомат рәвештә бирү аппаратлары) куярга рөхсәт ителәчәк. Дөрес, анда сәламәт ризык кына сатылачак.
Моннан тыш, мәктәпләрдә туклануны оештыру өчен рөхсәт ителми торган азык-төлек исемлеге элеккечә сакланган. Мәсәлән, пирожный һәм тортлар, гөмбә, майонез, кофе, сагыз, карамель, бәрәңге һәм кукуруз чипсылары тыелачак (нәкъ менә җәмәгать туклануы өчен) тыелачак. Һәм бу әле тулы исемлек түгел.
Белем бирү программаларын тормышка ашыруның яңа тәртибе
2021 елның 1 гыйнварыннан Мәгариф министрлыгының "Төп гомуми белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында"гы боерыгы үз көченә керә.
Анда гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда төрле белем бирү технологияләрен, шул исәптән дистанцион белем бирү технологияләре, электрон укытуны куллану турында әйтелә. Ә аерым гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы, югары әзерлек режимы яисә гадәттән тыш хәл режимы кертелгәндә, белем бирү программаларын гамәлгә ашыру, федераль дәүләт белем бирү стандартларында каралган чикләүләргә карамастан, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып гамәлгә ашырыла.
Һәм шул ук көнне – 1 гыйнварда, әлеге документка төзәтмәләр кертә торган боерык үз көченә керә. Анда мәгариф программасы үз эченә шул исәптән эшче тәрбия программасын һәм тәрбия эшенең календарь планын алуы турында әйтелә.
Чит тел буенча БДИ мәҗбүри булмаячак
Мәгариф министрлыгының “Гомуми урта белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартына үзгәреш кертү турында"гы боерыгы 2021 елның 4 гыйнварында үз көченә керә. 11 сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясе өчен мәҗбүри фәннәр исемлегеннән чит тел төшереп калдырылды. Математика белән рус теле мәҗбүри булып калды.