«Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында грантлар алуга 2018/19 уку елында үткәрелгән математика, информатика һәм цифрлы технологияләр буенча профильле олимпиадалар һәм конкурсларда җиңүчеләр яки призерлар, «математика», «информатика» һәм «цифрлы технологияләр» профильләре буенча фәнни-тикшеренү эшләре өчен бүләкләр яки призлар алган укучылар, шулай ук патентлар яки таныклыклар алган укучылар дәгъва итә ала.
Грантлар бирү һәм түләүнең җентекле кагыйдәләре Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланды (2019 елның 27 декабрендәге 1873 номерлы карар).
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе Президенты тарафыннан расланган яшь талантларны ачыклау һәм үстерү гомуммилли системасы концепциясен үтәү буенча максатчан эш алып бара, төрле яшьтәге укучылар катнаша ала торган төрле олимпиадалар һәм конкурслар үткәрүгә аерым игътибар бирә. Ел саен укучыларның фәнни (фәнни-тикшеренү), инженер-техник, уйлап табу, иҗат һәм физкультура-спорт өлкәләрендә сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән олимпиадалар, интеллектуаль, иҗади конкурслар, чаралар исемлеге яңартыла. Хәзер ул 650дән артык исемне үз эченә ала.