Мәгариф һәм фән министрлыгы академиясе педагогларның һөнәри осталыгын камилләштерү өчен мәгарифне үстерү төбәк институтлары белән көчләрне берләштерәчәк

2021 елның 7 гыйнвары, пәнҗешәмбе

“Академия, төбәк институтлары һәм муниципаль хезмәтләр педагогларның һөнәри осталыгын камилләштерү өчен үз көчләрен берләштерә. Квалификация күтәрү курслары белән беррәттән бу эшнең мөһим элементы – тыңлаучыларга адреслы хезмәт күрсәтү. Мондый алым ил күләмендә укытучыларның өзлексез һөнәри үсешенең бердәм киңлеген булдыруга, гомуми белем бирүнең сыйфатын алга таба арттыруга ярдәм итәчәк”, ‒ дип билгеләп үтә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы академиясе директоры урынбасары Надежда Родина.

2020 елда бөтен илдән мәгариф системасының 80 меңнән артык хезмәткәре Мәгариф һәм фән министрлыгы академиясендә белемнәрен күтәрде. 57 меңгә якын педагог «Укытучыларның фән һәм методик компетенцияләрен камилләштерү (шул исәптән функциональ грамоталылыкны формалаштыру өлкәсендә)» курсы тыңлаучылары булды, ул дәүләт мәгариф сәясәтенә, мәктәп белеменең цифрлы трансформациясенә, мәктәпнең тәрбия функциясенә, шулай ук төрле компетенцияләрне формалаштыруга багышланган модульләрне үз эченә алды. Курс тыңлаучыларының күбесе йомгаклау аттестациясен уздылар.

Яңа елда «Укытучыларның фән һәм методик компетенцияләрен камилләштерү (шул исәптән функциональ грамоталылыкны формалаштыру өлкәсендә)» курсы киңәйтеләчәк – аны рус теле, математика, физика, химия һәм биология укытучылары гына түгел, ә география, тарих, җәмгыять белеме һәм әдәбияты укытучылары да уза алачак. Төбәкләрдә яңа тьюторларны укыту һәм сертификацияләү оештырылачак. Программада катнашучыларны җыйганда түбән белем бирү нәтиҗәләре булган мәктәп укытучыларына өстенлек бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International