Бер үзенчәлеге бар: аларның күбесе цифрлы булу белән бәйле. Хәтта гуманитар юнәлештәгеләре дә.
1."Медиакоммуникацияләр" – традицион журналистиканың якын көндәше.
Югары икътисад мәктәбенең "медиакоммуникацияләр" белем бирү программасы җитәкчесе Александр Куприянов "РГ"га менә ниләр сөйләде:
"Медиакоммуникация" юнәлеше – дисциплинарара юнәлеш, чагыштырмача яңа һәм бик перспективалы юнәлеш. "Медиакоммуникация"не сайласагыз, сез кем белән эшләячәксез соң? Журналист, продюсер, яңа медиапродуктлар уйлап табучы, диджитал-маркетинг белән шөгыльләнә аласыз... исемлек зур. Студентлар нәрсә өйрәнә соң? Медиаэкономика, проектлар белән идарә итү, драматургия нигезләре, UI/UX, ягъни визуаль интерфейслар аркылы кулланучылар белән үзара бәйләнеш теориясе һәм нигезләрен һәм башка кызыклы дисциплиналар. Сез нәрсәгә өйрәнәчәксез? Мәгълүматлар белән эшләргә һәм аларны визуальләштерергә, үзегез үк теләсә нинди заманча форматта медиапродукт булдырырга, документаль фильм, музыкаль клип һәм башка бик күп нәрсәләр эшләргә.
Кайда бар? Югары икътисад мәктәбе, МДУ, УрФУ, Төмән, Алтай һәм башка дәүләт университетларында.
2."Тавыш-сөйләм экспертизасы" – шулай ук дисциплинарара юнәлеш. Бу – юриспруденция дә, лингвистика да икесе бергә, бер сүз белән әйткәндә, ике танылган белгечлек арасында яңа белгечлек. Әлеге белгечлекне алып чыгучылар экспертлар булачак, алар язма яки сөйләм телен анализлау кирәк булган җинаять эшләрен ачуда катнашалар. Кайсысы мыскыллау булып бара, ә кайсысыы юк?! Кайсысы – янау, ә кайсысы гап-гади уңышсыз мәзәк? Әмма шуны истә тотыгыз, бу программа белгечлек юнәлешенә карый, шулай булгач, биш ел укырга туры киләчәк .
Кайда бар? УрФУда, Кутафин исемендәге МДЮАда.
3. “Инженер-юнәлешле физика” - программа дөнья дәрәҗәсендәге фәнни яктан алагрышлы продукция җитештерүче заманча югары технологияле предприятиеләрдә эшләү буенча белгечләр әзерли. Укыту рус һәм инглиз телләрендә бара.
Кайда бар? СпбДУда.
4. "Күчемсез милек кадастры: бәяләү һәм мәгълүмати тәэмин итү".
Укыту рус һәм инглиз телләрендә бара.
Кайда бар? СПбДУда. Әмма гадәти "күчемсез милек кадастры" программаларын башка югары уку йортлары да тәкъдим итә.
5. "Сәнгать һәм гуманитар фәннәр өлкәсендә гамәли информатика" - дисциплинарара программа.
Укыту рус һәм инглиз телләрендә бара.
Кайда бар? Бу СПбДУ (бакалавриат), әмма магистрлык программасын тәкъдим иткән башка уку йортлары да бар.
6. "Мәгълүмати җитештерүне оештыру" (магистратура). Программа кемне әзерли? Заманча медиа базарын белгән ММЧ белән идарә итүчеләр.
Кайда бар? (РУДНда)
7. "Ясалма интеллект һәм программа продуктларын эшләү" – бу белгечләргә мохтаҗ булмаган өлкә юк. Монда медицина да, космос та, геология дә, математика да, авыл хуҗалыгы да.
Кайда бар? Томск дәүләт университетында. МИРЭА , МФТИ, Санкт-Петербург политехника университетында һәм башка югары уку йортларында моңа охшаган белгечлекләр әзерлиләр.
8. "Мехатроника һәм робототехника". Аннары кайда эшләячәкбез? Мәсәлән, җитештерүне автоматлаштыру белән кызыксынуы булган предприятиеләрдә. Бу – оборона тармагы да, космос та, электроника, көнкүреш техникасы, автомобильләр җитештерү предприятиеләре дә…
Кайда бар? Томск дәүләт университеты, УрФУ, Новосибирск дәүләт университеты, Севастополь дәүләт университеты, ДВФУ һәм башка югары уку йортлары.
9. "Арктикада халыкара мөнәсәбәтләр","Россия Арктикасы киңлегендә сәяси һәм социаль коммуникацияләр". Профильләрнең исемнәре үк үзләре өчен үзләре сөйли. Икенче чит телне, әйтик, швед яки норвег телен өйрәнү плюс белән бара.
Кайда бар? Төньяк (Арктик) Федераль университеты
10. "Россия Тарихы. Тарихи-мәдәни туризм". Тур-навигаторлар төзүче, шәхси турлар режиссеры булырга телисезме? Сезне Киңлар һәм Төньяк Кавказның матурлыгы үзенә тартып торамы? Алайса, сезгә — монда.
Кайда бар? Петрозаводск Дәүләт университетында, Төньяк Кавказ Федераль университетында.