Мәктәпләр аттестатка “зачет” билгесен куя алачаклар

2021 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның 1 гыйнварында мәгариф министрлыгы раслаган төп гомуми һәм урта гомуми белем турындагы аттестатларны тутыру, исәпкә алу һәм бирү буенча яңа тәртип үз көченә керде. Ул 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

Бу документта ике төп “яңалык” бар. Беренчесе – кайбер фәннәр өчен мәктәп гадәти өчле-бишле түгел, ә "зачет"куя ала.

- "Сынлы сәнгать", "Музыка" һәм "физик культура" фәннәреннән "зачет" билгесен күрсәтү рөхсәт ителә", – диелә документта.

Икенче яңалык – мәктәп аттестатларында QR-кодлар барлыкка килү.

- Аттестат титулы бланклары һәм аңа кушымталар шул исәптән компьютер модулен кулланып тутырыла, ул ике зурлыклы  матрицалы  штрих кодын (QR-код) булдырырга мөмкинлек бирә, - диелә документта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International