Абитуриентларга 2021 елда укурга керү имтиханнарына кагылышлы 5 киңәш

2021 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

Озын Яңа ел яллары - югары уку йортларына керүгә әзерлек  өчен иң яхшы вакыт. Иртә әле дисезме? Бер дә алай түгел, нәкъ үз вакыты! Башта укып карагыз, төшенегез һәм ни өчен икәнен аңларсыз.

1. Вузга укырга керәсең килсә, документларны дистанцион рәвештә тапшырырга җыенасың һәм иҗади имтиханнарны тапшырырга әзерләнәсең. Ул чакта синдә, һичшиксез, ноутбук һәм яхшы интернет булырга тиеш. Смартфон да, планшет та, теләсә кайсы башка гаджет та абитуриентның шәхси кабинетында эшләү бигүк туры килеп бетми. Һәм, әлбәттә инде, гаджетлар онлайн имтиханнар тапшыру өчен туры килеп бетми, әйтик, журналистика факультетларына иҗади имтиханга. Ә бу имтиханнар да, мөгаен, күп кенә вузларда дистанцион форматта узачактыр. Әйтик, узган ел Югары Икътисад мәктәбенә барлык иҗади сынаулар онлайн иде.

"Әйе, компьютерлар һәм ноутбуклар бәлки, барлык гаиләләрдә дә юктыр да, әмма алдан ук хәлдән чыгу турында уйларга кирәк. Чынбарлык шундый, бу хәзер кирәкле инфраструктура һәм аңа акча салырга туры киләчәк", - ди тирән ышаныч белән ышана ЮИМнең "медиакоммуникацияләр" белем бирү программасы җитәкчесе Александр Куприянов.

2. Сез хәзер кирәкле һәм перспективалы медиа белгечлекләрен сайлыйсыз һәм кайсы вузга өстенлек бирергә – башкаланыкынамы яки өйгә якын булганынамы? Башкаланыкына тукталыгыз. "Медиа белгечлекләре өчен яхшы фәнни мәктәп кенә түгел, ә эре медиа өлкәсендәге тәҗрибә дә кирәк, аны башкалада тәэмин итү җиңелрәк", - дип ассызыклады Александр Куприянов.

3. Әгәр сезгә керү имтиханын ерактан торып тапшырырга туры киләчәк икән, һичшиксез, интернетның тизлеген һәм эшләү сыйфатын тикшерегез. Инаныгыз Ул кимендә 10 мегабит секунд тизлек белән эшләвенә инаныгыз. Моның нигә шулай икәнен аңлау өчен, сезгә файдалы мәгълүмат: социаль челтәрләр өчен – секундына 2 мегабит, скайп өчен – якынча 5, видео яки фильм өчен – 12 мегабиттан күбрәк кирәк.

4. Дистанцион имтиханда сезгә, һичшиксез, камера аша үз  паспортыгызны күрсәтергә туры киләчәк. Система сезне танырга тиеш. Аның эшен имтаханнар тапшыру, укырга керү вакытында гына булса да катлауландырагыз. Әгәр дә күңелсезлекләр һәм тискәре эмоцияләр килеп чыгуын теләмәсәгез,  тышкы кыяфәтегез белән экспериметлар ясауны бераз соңракка калдырып торыгыз. Әйтик, система сезне танымады ди – сездә техник кыенлыклар барлыкка киләргә мөмкин. Һәм бу имтихан башланганчы биш минут кала! Ул сезгә кирәкме?

5. Әгәр иҗади имтихан бирәсе булса, бу җәйдә сәфәр чыгу турында онытып торырга туры киләчәк.  Ерагын да, якынын да. Имтиханга  бер атна кала  һәм имтиханнан соң һәм бер атна буе өйдә, компьтер һәм яхшы интернетка якынрак булу отышлырак. Һәм тагын шунысы да бар, барлык дистанцион имтиханнар җирле вакытны исәпкә алып үткәрелә. Башкаланың бер генә ВУЗы да Владивосток яки Сахалиннан абитуриентларына имтиханны  җирле вакыт белән кичке  алты яки кичке җидегә билгеләмәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International