7 һәм 13 гыйнварда Гомумроссия Кремль чыршысы — «Елның бишенче фасылы яки Яңа елны кем уйлап тапкан» дип исемләнгән Яңа ел мюзиклын – Гомумроссия Кремль чыршысыннан трансляцияне кабатлап күрсәтеләчәк, - дип хәбәр итә оештыручылар.
Бу юлы илнең төп чыршысы, пандемия аркасында, Кремль сарае сәхнәсендә тамашачысыз узды. Яңа ел тамашасы Мәскәү хөкүмәте һәм Россия Президенты эшләр идарәсе белән берлектә Мәскәү профсоюзлары Федерациясе тарафыннан оештырылды.
Әкиятнең төп геройлары - Бәйрәм Традицияләрен Саклаучы һәм Гаджет иде. Алар яңа ел бәйрәменең серләрен чишәләр, төрле илләрдә Яңа елны ничек билгеләп үтүләре һәм елның бишенче фасылы турында беләчәкләр. Персонажлар үткәннәргә мавыктыргыч сәяхәт кылачаклар һәм Политехник музейда, Борынгы Римда, Италиядә һәм Петр I Россиясендә булачаклар.
Әкияти тамашаны Татарстан халкы «Карусель» каналында 7 гыйнварда 19.30 һәм 13 гыйнварда 17.00 сәгатьтә карый алачак.