Россия абитуриентлары югары уку йортларына документларны онлайн тапшыра алачаклар

2021 елның 9 гыйнвары, шимбә

Россиядә «Вузга онлайн керү” сервисының эш тәртибен расладылар. 2020 елның июнендә эшләтеп җибәрелгән әлеге сервис 2022 елда Россия Федерациянең барлык субъектларына да таратылачак. Россия Министрлар Кабинеты карары хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Документ буенча абитуриентлар онлайн кабул итү кампаниясенең барышын күзәтә бара алачак. Шул ук вакытта алар үз гамәлләрен электрон култамга ярдәмендә раслый алалар.

"Суперсервисның беренче этабын гамәлгә ашыру максаты – белем бирү оешмаларына кабул итү мөмкинлеген тәэмин итү", – диелә карарда.

Суперсервис эшен Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәэмин итәчәк.

Ул эшли башлаганнан бирле 54 югары уку йорты "Югары уку йортына онлайн укурга керү" сервисына тоташты. Быелдан документларны онлайн кабул итүне тагын 137 вуз башлар дип планлаштырыла, ә 2022 елдан башлап сервис Россиянең барлык төбәкләре өчен мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International