«Татар телен Ак Бүре белән өйрәнәбез» анимацион проектының беренче чыгарылышлары дөнья күрде

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

 "Татар телен Ак Бүре белән өйрәнәбез" проектының мультфильмнарын күрсәтү башланды. Алар белән Мәскәү татарлары Автономиясе сайтында танышырга мөмкин.

Һәр чыгарылыш бер минут дәвам итә һәм билгеле бер темага багышлана. Беренче мультфильмда яшь тамашачыларга «алма» (“яблоко”),  «алмагач» (“яблоня”), «кызыл» (“красный”) һәм «иптǝш» («друг») кебек татар сүзләрен истә калдыру тәкъдим ителә. Сериалның төп герое кечкенә Ак Бүре, ул балаларга үзенә хас алымнар белән татарча сүзләр һәм гыйбарәләр өйрәтә.

Проект балаларда татар телен һәм татар мәдәниятен өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән. 

Проектның оештыручылары - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәме белән Мәскәү татарлары автономиясе һәм «Татармультфильм» студиясе.

Искәртеп узабыз, 2021нче ел - Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу хакта республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International