Чаллыда быел ике балалар бакчасы һәм бер мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Чаллыда быел ике балалар бакчасына һәм бер мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак. 

75 нче «Гвоздичка» һәм 79 нчы «Вишенка» балалар бакчаларын ремонтлау планлаштырыла. 46 нчы мәктәпне дә капиталь төзекләндерәчәкләр.

Моннан тыш, шәһәрнең 11 мәктәбендә азык-төлек блоклары ремонтланачак, болар: 20, 21, 43, 46, 48, 49, 50, 51, 52, 55 һәм 84 нче мәктәпләр. Мәгариф учреждениеләренең ашханәләрен һәм кухняларын яңартуга 121,5 млн сум сарыф ителәчәк.

Моннан тыш,  сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен "Кояшкай" үзәген  дә үзгәрешләр көтә. Тернәкләндерү үзәге шәһәрдә 18 ел эшли инде, моңарчы  аның бинасы бер тапкыр да капиталь ремонтланмаган булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International