"Сириус» экспертлары 2020/2021 уку елының әдәбият буенча олимпиада биремнәрен туры эфирда тикшерәчәк

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасының төрле этапларының иң мөһим максаты –  өлкән сыйныф укучыларында әдәби текстның мәгънәләрен ачу, әдәби процессны өйрәнү кебек катлаулы һәм мавыктыргыч процесс белән кызыксынуларын уяту.

Мәктәп укучыларының 2020/2021 уку елындагы Бөтенроссия олимпиадасының төбәк  этабы мисалында олимпиадага таләпләр, укучыларның эшләрен бәяләүгә якын килүләр, текстка анализ стратегияләре турында карата  без турыдан-туры эфирда ачыклык  кертергә тәкъдим итәбез. Онлайн-очрашу “Сириус” белем бирү үзәге экспертлары, әдәбият буенча Үзәк фән-методик комиссия әгъзалары: Россия әдәбият белгече һәм тәнкыйтьчесе, филология фәннәре докторы, СПбДУның рус әдәбияты тарихы кафедрасы профессоры Игорь Сухих, филология фәннәре докторы, ЯГПУ профессоры, әдәбият буенча ҮФМК рәисе Татьяна Кучина һәм “Гильдия словесников”  ассоциациясе рәисе Антон Скулачев белән узачак.

"Әдәбият буенча олимпиада биремнәре турында  “беренче куллардан” – ҮФМК төзүчеләреннән һәм әгъзаларыннан аңлатма алу – укытучылар өчен олимпиадаларга әзерлек практикасында ориентирларны чагыштыру, мәктәп укучылары өчен – гадәти хаталар һәм биремнәрне үтәүдә уңышлы алымнар турында белү, төбәк комиссияләре әгъзалары өчен-үзләренең тикшерүләрен һәм апелляцияләрен үткәрү процессларында ориентлашу мөмкинлеге. Вебинарда ҮФМКның өч әгъзасы чыгыш ясаячак, бу әдәбият буенча олимпиада өчен мөһим булган диалогик ситуацияне тудыра, чөнки катнашучыларның эшләренә карата стратегияләр турында консенсуслы эксперт фикере күмәк фикер алышу барышында туа», – ди Антон Скулачев.

Әдәбият аеруча әһәмиятле дисциплина буларак, югары сыйныф укучылары үз фикерләрен белдерергә өйрәнәләр һәм китап укучылар культурасына якынаялар, тарихи-мәдәни контекстта әсәрнең төп үзенчәлекләрен аңлый башлыйлар. Экспертлар нәфис текстны анализлау һәм интерпретацияләүнең төп аспектларына игътибар бирәчәкләр. Вебинарда катнашучылар –  педагоглар да, мәктәп укучылары да –  ачык чатка үз сорауларын җибәрә алалар. Иң еш бирелә торган сорауларга җаваплар «Сириус» сайтында урнаштырылачак.

"Туры эфирда олимпиада биремнәрен сайлап алу мәктәп укучылары өчен   биремнәр, биремнәр авторлары – аларны эшләгән кешеләр белән турыдан-туры бәйләнеш мөмкинлеге белән бәяләнә. Безгә һәрвакытта да балаларда нәрсәләрнең җанлы фикер уятуын, олимпиада эшләрен язганда аларга ниләр кызык булуын, ә нәрсәләр битараф калдыруын аңлау бик мөһим. Биремнәрнең нинди тәэсир калдыруын алдан әйтү, һәрвакытта да  бик кыен. Һәм позицияләрне кайнар эздән чагыштыру һәркем өчен дә файдалы һәм мөһим», - дип өстәде Татьяна Кучина.

Очрашу “Сириус”ның YouTube каналында һәм  ВКонтакте рәсми сәхифәсендә  барачак. Эфирда очрашканчыга кадәр!

***

«Сириус» белем бирү үзәге «Талант һәм уңыш» фонды тарафыннан 2015 елда Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин карары буенча ачылды. Үзәкнең эш максаты –  сәнгать, спорт, табигый фәнни дисциплиналар өлкәсендә аеруча  сәләтле балаларны алдан ук ачыклау, үстерү һәм алга таба һөнәри ярдәм күрсәтү. «Сириус»ка ай саен Россиянең барлык төбәкләреннән 10-17 яшьлек 800 бала килә. 5 ел эчендә 40 меңнән артык мәктәп укучысы «Сириус»ны тәмамлаган. Чыгарылыш сыйныф укучыларының казанышлары арасында халыкара һәм Бөтенроссия олимпиадаларында, спорт ярышларында, музыка һәм сәнгать конкурсларында җиңүләр бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International