КНИТУ-КАИ укучыларны В. А. Окулова исемендәге олимпиадада катнашырга чакыра

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

«ОАК» ГАҖ идарәсе һәм  С.П. Горбунов  исемендәге Казан авиация заводы  ярдәме белән – «Туполев» ГАҖ филиалы – КНИТУ-КАИда мәктәп укучыларының физика фәненнән В.А. Окулов исемендәге мәктәп төбәк олимпиадасы узачак. Анда 8-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Теркәлү 1 ноябрьдә ачылды һәм 20 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Олимпиада ике этапта үткәрелә: сайлап алу һәм йомгаклау этаплары. Читтән торып сайлап алу этабы онлайн-режимда башланды һәм 1 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Олимпиаданың йомгаклау этабын уздыру университет базасында февраль аенда яки март аенда планлаштырылган. Олимпиадага монда теркәлергә мөмкин: https://okulov.kai.ru/reg

Югары уку йорты олимпиаданы 2014 елдан башлап үткәрә, һәм бу вакыт эчендә анда Татарстаннан гына түгел, Идел буеның башка төбәкләреннән, шулай ук БДБ илләреннән 21 меңнән артык мәктәп укучысы катнашты. Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары КНИТУ-КАИга кергәндә БДИга өстәмә баллар алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International