Түбән Кама районы мәгариф идарәсен Казаннан тарих укытучысы җитәкләячәк

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Түбән Кама шәһәре мәгариф идарәсенә яңа җитәкче – 29 яшьлек Рамил Гыйниятуллин билгеләнде.Ул моңа кадәр ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының архив документларын фәнни файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы булып эшләгән.

Рамил Гыйниятуллин үз карьерасын 2015 елда «СОЛНЦЕ» мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме, икътисад һәм хокук укытучысы эшеннән башлады. Аннары берничә ел ул КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының политология кафедрасы ассистенты булып эшләде.

Түбән Кама мэры Айдар Метшин, яңа җитәкчене тәкъдим итеп, әлеге вакансиягә туры килә торган кешене җиде ай эзләдек, дип билгеләп үтте.

Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, бу катлаулы сайлау булды. «Әмма барысы да әйбәт булачагына басачагына шик юк. Биредә мәгариф идарәсе коллективының, педагогик җәмәгатьчелекнең уртак команда эшен җайга салу өчен позициясе мөһим", – дип ассызыклады Метшин.

Шулай ук муниципалитет башлыгы 2020 ел балаларның, педагогларның, ата-аналарның дистанцион укыту планында һәркем өчен авыр сынау ел  булуын билгеләп үтте. «Әмма яңа чакыруларга җавап биреп, без белем бирүнең сыйфатын саклап кала алдык", – дип нәтиҗә ясады Айдар Метшин.

Район башлыгы бурычларны яңгыратканда, Түбән Камада яхшы педагогик үзәк булдырырга кирәк, ул мәгариф мәсьәләләрен хәл итәчәк, дип билгеләп үтте.

Рамил Гыйниятуллин Айдар Метшинга һәм педагогларга аңа күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде һәм мәгариф — тормышның иң мөһим өлкәләренең берсе, дип билгеләп үтте. “Безгә бик зур миссия йөкләнгән — без киләчәкнең лаеклы буынын тәрбияләргә тиеш, ә моның өчен берләшергә һәм бергә эшләргә кирәк", — дип белдерде мәгариф идарәсе җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International