Гыйнвар аенда КФУда Ачык ишекләр көннәре һәм инста-лайф узачак

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Казан федераль университеты Ачык ишекләр көннәре һәм инст-лайфлар сериясен үткәрәчәк. Гыйнвар аенда абитуриентлар өчен чаралар онлайн-режимда да, офлайн-режимда да узачак.

Инст-лайфлар сериясе Казан университеты Instagram-аккаунтында узачак. Институт вәкилләре уку программалары, институт мөмкинлекләре һәм студентлар тормышы турында сөйләячәкләр, шулай ук абитуриентларның сорауларына җавап бирәчәкләр.

12 гыйнвар, 15.00 - Халыкара мөнәсәбәтләр институты;

14 гыйнвар, 16.00 - Физика институты;

15 гыйнвар, 16.00 - Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты;

20 гыйнвар, 16.00 - Экология һәм табигатьтән файдалану институты;

22 гыйнвар, 15.00 - Инженерлык институты;

26 гыйнвар, 14.00 - Психология һәм мәгариф институты;

28 гыйнвар, 16.00 - Фундаменталь медицина һәм биология институты

Шулай ук Ачык ишекләр көннәре институтларның социаль челтәрләрдәге аккаунтларында узачак. Әйтик, 17 гыйнварда 12.00 сәгатьтә абитуриентлар белән онлайн-очрашуны Фундаменталь медицина һәм биология институты үткәрәчәк. Чара институтның Instagram-аккаунтында узачак.

22 гыйнварда 16.00 сәгатьтә Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты “Программ инженерия” бакалавриат программасының абитуриентларын чакыра, ә 17.00 дә –  «Программная инженерия» магистратура программасы абитуриентларын  Кремль урамы, 35 нче йорт адресы буенча уку корпусының 1310 аудиториясенә чакыра. Чара институтның Instagram-аккаунтында трансляцияләнәчәк.

30 гыйнварда 10.00 сәгатьтә  абитуриентларны Халыкара мөнәсәбәтләр институты җыя. Институт белән танышу Instagram-аккаунтта булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International