Аның «Яклау астында» дип аталган беренче атнасы кысаларында укучылар шәһәрдә үз тормышларын куркынычсыз итү, әйләнә-тирә мохит турында ничек кайгыртырга кирәклеге турында беләчәкләр, шулай ук тематик конкурсларда һәм челленджларда катнашачак һәм социаль реклама авторлары булырга өйрәнәчәкләр.
Турыдан-туры эфирларны “Зур тәнәфес” конкурсы җиңүчеләре - Липецк өлкәсеннән Ванесса Жилкина һәм Краснодар краеннан Родион Ирицьян алып барачак.
11 гыйнварда «Имин шәһәр» онлайн-лекторие атнага старт бирәчәк, анда «Имин шәһәр» системасының баш конструкторы Оксана Якимюк программаның функционалы турында сөйләячәк.
Шулай ук «Лайфхаклар: шәһәрне ничек куркынычсыз итәргә» челленджы кысаларында конкурста катнашучыларга видео яздырырга тәкъдим ителәчәк, анда балалар һәм өлкәннәр өчен куркынычсызлык темасына биш файдалы киңәш бирәчәкләр.
12 гыйнварда «Зур тәнәфес» конкурсы берләшмәсендә «Экологик эз»дигән челлендж старт ала. Катнашучыларга “Экологик эз” проектына кушылырга һәм үз торак пунктында кешеләрнең яшәү тирәлегенә якындагы 20 елга (2040 елга кадәр) йогынты ясавын исәпләргә кирәк булачак. Укучыларга үз торак пунктының экологик үсеш перспективалары турында сөйләргә тәкъдим ителәчәк.
13 гыйнварда туры эфирда биология фәннәре кандидаты, Шәһәр төзелеше һәм системалы проектлау институтының гыйльми секретаре Елена Корнева белән очрашу булачак, ул укучыларга “Яшел түбә. Сәламәт шәһәр” программасы турында сөйләячәк.
15 гыйнварда экологик куркынычсызлыкка багышланган онлайн-лекторий узачак.
16 гыйнварда шәһәр тормышы шартларында әйләнә-тирәлекне саклау темасына лекторий узачак.
Белешмә өчен
«Зур тәнәфес» конкурсы – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проекты. Конкурсның беренче сезонында илнең барлык төбәкләреннән 1 миллионнан артык мәктәп укучысы катнашты. Конкурсның максаты – һәр яшүсмергә үз-үзеңне таныту һәм көчле якларыңны табу мөмкинлеге бирү.
2020 елның 31 октябреннән 5 ноябренә кадәр «Артек» яшьләр һәм балалар үзәгендә «Зур тәнәфес»нең беренче сезоны финалы узды. Конкурста 600 өлкән сыйныф укучысы җиңүче булды: 300е – 9-10 сыйныф укучылары һәм тагын 300е унберенче сыйныф укучылары. 11 нче сыйныф укучылары әр миллион сум акча алдылар, бу акчаларны алар уку өчен түләүгә тота алачаклар. Моннан тыш, аларның вузга керү өчен казанышлар портфолиосына 5 балл өстәү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
9-10 сыйныф укучылары 200әр мең сум акча алдылар. Бу акчалар өстәмә белем алуга һәм белем бирү гаджетларын сатып алуга тотылырга мөмкин. Конкурс финалистларының барысы да (1200 кеше) «Артек» яшьләр һәм балалар үзәгенә юлламалар алачак.
20 иң яхшы мәктәп белем бирү мөмкинлекләрен булдыру һәм техник җиһазландыру өчен финанс ярдәме алды (2әр миллион сум). Ә җиңүчеләрне әзерләгән педагоглар 150шәр мең сум акча белән бүләкләнделәр.
Конкурс ел саен үткәрелә, «Зур тәнәфес»нең яңа сезоны 2021 елның 28 мартында, Зур тәнәфесләр көнендә башлангыч ала.
«Зур тәнәфес» конкурсын оештыручылар – «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм «Роспатриотцентр» ФДБУ.
«Зур тәнәфес» партнерлары – Саклык банкы. Mail.ru Group.