Россия мәгариф министры Сергей Кравцов “Һөнәри һәм социаль уңыш. Мәктәп һәм югары уку йорты – кемнең өлеше зуррак?» темасына экспертлык дискуссиясегндә катнашачак. Фикер алышу барышында шулай ук XXI гасырда һөнәри һәм социаль уңышлылык һәм якындагы елларда уңышлылык критерийларын үзгәртү кебек мәсьәләләр дә каралачак. Экспертлар әлеге критерийларга җавап бирү өчен мәгариф системасында нәрсәләрне үзгәртергә яки өстәрмәләр кертергә кирәклеге һәм укучыларны нәрсәгә өйрәтү мөһимлеге турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр.
Быел Гайдар форумы чаралары Россия һәм бөтен дөнья өчен актуаль булган пандемия һәм аның нәтиҗәләре белән бәйле темаларга багышланачак. Экспертлар һәм спикерлар РАНХиГС үзәк кампусы мәйданчыгында панель дискуссияләрдә катнашачаклар, ә катнашучылар фикер алышуларның барышын онлайн күзәтә алачаклар.
Гайдар форумы Россиядә 2010 елдан бирле үткәрелә. Анда, гадәттәгечә, федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре, Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы экспертлары катнаша.
Форум Россиядә социаль-икътисадый һәм сәяси үсешнең төп тенденцияләре, бизнес-мохитнең һәм инвестицион климатның торышы турында мөһим мәгълүмат чыганагы булып тора.
Форумны оештыручылар – РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе, Е.Т. Гайдар исемендәге Икътисадый сәясәт институты һәм Россиянең Инновацияле төбәкләре ассоциациясе.
Форум чараларына сылтама буенча тоташырга мөмкин.
Чараның башлану көне һәм вакыты: 14 гыйнварда 10:30 (Мәскәү вакыты буенча).
Экспертлар дискуссиясе 14 гыйнварда 13:30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) узачак.
Форум сайтында программа белән танышырга мөмкин.