Суыклар аркасында мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертелде

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Алдагы көннәрдә һава торышы кинәт суыту һәм көчле салкыннар башлануы нәтиҗәсендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләренә һава температурасы түбән төшүгә бәйле рәвештә укуларны туктатуга ихтималына бәйле тәкъдимнамәләр белән хат юллады.

Дәресләр түхбәндәге очракларда үткәрелмәскә мөмкин: авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында -  минус 23 градус, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында -  минус 25 градус, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында - минус 25, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында -  минус 30 градус, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында – минус 32 градус булганда.
Моннан тыш, кышкы чорда, санитар нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә, ачык һавада физкультура дәресләре башлангыч сыйныф укучылары өчен һава температурасы өч градус салкыннан  да ким булмаганда һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан да артмаган очракта гына рөхсәт ителә, өлкән сыйныф укучылары өчен - минус 10 градустан да ким һәм җил секундына 6-10 метрдан да ким булмаганда.

 

Шул ук вакытта ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы тыштагы һава температурасы минус 25 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларны муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгаруны туктатырга тәкъдим итә.

ТР мәгариф идарәсе органнары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә каты салкыннар чорында җылылык белән тәэмин итү системаларының эшен контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим ителде.

Белешмә өчен:

Кышкы чорда ачык һавада физик культура буенча дәресләр үткәрү түбәндәге һава торышы шартларында рөхсәт ителә (СанПиН 2.4.2821-10):

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International