«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме-2020» республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренә дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны һәм программаларны тормышка ашыру өчен грантлар бирү тәртибен раслау турында»гы карары кысаларында 2010 елдан Татарстан Республикасы яшь галимнәр һәм белгечләрнең төбәк иҗтимагый хәрәкәте «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме» конкурсын үткәрә.

Конкурс Татарстан Республикасының фундаменталь һәм гамәли фән үсешенә зур өлеш керткән талантлы яшь галимнәрен бүләкләү максатында үткәрелә.

Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары уку йортларында һәм фәнни оешмаларда эшләүче 35 яшькә кадәрге галимнәр (аспирантлар, кандидатлар һәм фән докторлары) катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021 елның 15 гыйнварына кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International