2021 елда 1 миллион 200 мең яңа урынга исәпләнгән мәктәпләр төзү проекты башлангыч ала

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов 1 миллион 200 мең яңа урынга 1910 мәктәп төзелеше буенча дүрт еллык проект башлангыч алуы турында хәбәр итте. Бу хакта аның Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуында мәгълүм булды.

«Узган ел 122 мең урынга 828 балалар бакчасы төзелде, быел 767 балалар бакчасы төзиячәкбез. Узган ел 169 мең урынга 277 мәктәп төзелде. Һәм быелдан 1 миллион 200 мең урынга 1910 мәктәп төзү буенча дүрт еллык проектны башлыйбыз. Шунысын билгеләп үтү мөһим, без бу эшкә  ВЭБ һәм Саклык банкы белән өстәмә 300 миллиард сум акча җәлеп итү буенча турында килешү төзедек һәм 500 мәктәпкә күбрәк төзиячәкбез",–  диде Сергей Кравцов.

Ул хәбәр иткәнчә, узган ел Россия Мәгариф министрлыгы укытучылар өчен бюрократик хисаплылыкны киметкән: Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте белән берлектә укытучы тутырырга тиешле минималь документлар исемлеге билгеләнгән.

Сергей Кравцов педагогик белем бирү өлкәсендәге үзгәрешләр турында сөйләде. 2021 елдан педагогик хезмәткәрләрне әзерләүнең бердәм системасы кертелә. Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы шулай ук узган ел беренче тапкыр педагогик вузларга керү өчен БДИның уртача баллы артуын билгеләп үтте.

Очрашуда сыйныф җитәкчелеге өчен түләү мәсьәләсе каралды, ул Россия Мәгариф министрлыгының даими контролендә тора. 1 сентябрьдән 810 мең сыйныф җитәкчесе адреслы өстәмә ала. Узган ел урта һөнәри белем бирүне үстерү стратегиясе кабул ителде, һәм хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәтендә көллият һәм техникум педагогларына шундый ук өстәмә түләү кертү мәсьәләсе хәл ителә.

"Техникумнарда өстәмә түләүләргә килгәндә, без бу мәсьәләне Хөкүмәттә хәл итәбез. Быел бу юнәлештә билгеле бер адымнар ясарбыз дип өметләнәм, чөнки бездә узган ел Урта һөнәри белем бирүне үстерү стратегиясе кабул ителде, без колледжларга әзерлек программаларын синхронлаштырабыз, ә 9 нчы сыйныфтан соң көллиятләргә чыгарылышларның 60 проценты бара, һәм техник белгечлекләргә карата кызыксыну зур. Шуңа күрә балаларның үз-үзләрен тормышка яраклаштырылуы һәм көллиятне тәмамлаган белгечлек буенча, үз шәһәрләрендә, төбәкләрендә эшләве бик мөһим", – дип белдерде Министр.

Сергей Кравцов шулай ук 2020 елда «Россия Федерациясендә мәгариф турында» гы законга мәктәпләрдә тәрбия эшен көчәйтүгә бәйле төзәтмәләр кабул ителүен хәбәр итте. Быелдан ун төбәктә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесенең өстәмә 15 мең сум күләмендә өстәмә ставкасы кертелә.

Моннан тыш, Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында мәгариф министры Сергей Кравцов цифрлы белем бирү мохите булдыру турында сөйләде. Шул ук вакытта ведомство башлыгы дистант укуларның традиционны алыштыра алмавын ассызыклады.

"Цифрлы белем бирү мохите чит ил аналогларыннан баш тарту өчен үзебезнең видео-конференц-элемтә системасын, укучылар, ата-аналар, укытучылар аралашу максатында үзебезнең социаль челтәрне үз эченә ала. Цифрлы белем бирү мохитендәге бөтен контент тикшерелгән, федераль дәүләт стандартларына туры килә һәм экспертлар тарафыннан тикшерелә», – дип аңлатты Сергей Кравцов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International