РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белән “Эшлекле иртәнге аш». Иң мөһимнәре

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Мәктәпләрдә белемдәге җитешсезлекләрне ничек тулыландырырга? Уку елын җәйгә озайта алалармы?
- Без барлык төбәкләргә дә белем бирү сыйфаты кимемәсен өчен, уку планнарына төзәтмәләр кертү буенча киңәшләр бирдек. Уку планын үзгәртү –  бу мәктәп, педагогик коллектив карары булырга тиеш. Төп принцип: укучылар белем бирү программаларын тулысынча үзләштерергә тиеш. Әмма шул ук вакытта белем бирү йөкләнешенең артуына юл куймаска кирәк. Мәскәү – бу уңайдан яхшы мисал: башкала Мәгариф департаменты мәктәпләрдә һәм мәктәп укучыларына белемдәге җитешсезлекләрне бетерү буенча тулы бер программа эшләгән. Без һәр төбәккә методик ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез, төбәкләр мәгариф системасының календарь графигы белән тыгызрак эшли, һәм чаралар нәтиҗәләр китерә дип әйтергә кирәк. Бөтен җирдә бу, барыннан да элек, эпидемиологик хәлдән чыгып, шәхси якын килү аша гамәлгә ашырыла. Әйтик, Мәскәү каникулларны бераз озайта, әмма берьюлы берничә төбәк Яңа ел каникулларыннан чыга, барлык сыйныфларда тулы көндезге укытуны кире кайтара. Бу да элегрәк мәгариф мохитендәге сәламәтлекне тикшереп тору өчен төбәкләр тарафыннан кабул ителгән, җентекле һәм үз вакытында күрелгән чаралар нәтиҗәсе.

 Мәктәпләрне яңа техника белән җиһазлау турында

- "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында 33 мең мәктәп кирәкле компьютер җиһазлары белән тәэмин ителәчәк. Бу – илнең барлык мәктәпләреннән дүрттән өч өлеше. 2021 ел ахырына кадәр илнең барлык мәктәпләрен югары тизлекле интернетка, тоташтыру планлаштырыла:  шәһәр мәктәбе өчен 100 мегабит һәм авыл мәктәпләре өчен 50 мегабит.

Шулай ук илкүдәм проект кысаларында без барлык авыл мәктәпләрен, ә бу 27 мең мәктәп, табигый-фәнни цикл предметларын укыту өчен җиһазлар белән тәэмин итәчәкбез.

 Цифрлы белем бирү мохите турында

- Цифрлы белем бирү мохите (ЦОС)  –  ул ярдәм, традицион мәгариф системасын көчәйтү. Аңа илнең видео-конференц элемтә системасы керә. Без аны "Сферум"дип атадык. ЦББМның икенче мөһим компоненты –  социаль челтәр. Өченчесе –  укытучыга ярдәмгә электрон верификацияләнгән уку материаллары. Без традицион дәресләрне дистанцион укытуга алмаштыруны беркайчан да планлаштырмадык һәм планлаштырырга җыенмыйбыз.

Белем бирү контенты турында

- ЦББМның верификацияләнгән контент  китапханәсе һәм сервислары ике блоктан торачак. Беренчесе –  бөтен мәктәп программасы буенча бушлай һәм һәркем өчен мөмкин булган контент, ул классларга, темаларга, катлаулылык дәрәҗәләренә, укучыларга һәм укытучыларга ярдәм буларак бүленгән. Анда автоматик тикшерү, видеоматериаллар, интерактив презентацияләр мөмкинлеге булган биремнәр булачак. Икенче блок –  югары технологияле "опциональ", ягъни EdTech-индустрия вәкилләреннән өстәмә контент. Ул маркетинг бүлегендә урнаштырылачак. Барлык бу контент мәҗбүри тәртиптә экспертиза узачак.

Укучылар һәм укытучылар өчен социаль челтәр турында

- Бу - "ВКонтакте"базасында эшли торган укыту һәм коммуникацияләр өчен зур платформаның бер өлеше. Әйткәнемчә, ул "Сферум" дип аталачак. Ул куллану өчен җиңел һәм аңлаешлы булачак. "Сферум"да укучылар һәм укытучыларның шәхси сәхифәләре, актуаль яңалыклар (мәктәпнеке,федераль дәрәҗәдәге) бар. Мәктәпләр, сыйныфлар, укучылар һәм укытучылар аралашу, белем бирү мәнфәгатьләре белән уртаклашу өчен үз төркемнәрен һәм пабликларын булдыра алачаклар.

Мәктәп укучыларының "цифрлы биографиясе" турында

- Сүз, барыннан да элек, югары уку йортларына кергәндә исәпкә алына торган электрон портфолио турында бара. Олимпиадаларда, конкурсларда җиңүләр, укудан тыш башка казанышлар исәпкә алыначак. Элегрәк чыгарылыш сыйныф укучылары вузларга БДИның өстәмә балларына хокукын раслау өчен төрле диплом һәм сертификатлар алып киләләр иде. Хәзер болар барысы да электрон рәвештә сакланачак. Бер-ике кликтан һәр укучы үзенең уңышлар “портфелен" формалаштырырга һәм аны вузга бирергә мөмкин. Моннан тыш, без укучының "цифрлы биографиясен"анализлау буенча уңышлылыгына төзәтмәләр кертү механизмын кертергә планлаштырабыз. Үткәрелгән дәресләр, билгеләр, темаларны өйрәнү тирәнлеге, башкарылган эшләрнең катлаулылыгы, ДЙА, олимпиадалар, WorldSkills чемпионатлары нәтиҗәләре – барлык мәгълүмат җыелачак һәм анализланачак. Зур мәгълүматларны анализлау мәктәпкә һәр укучы өчен индивидуаль белем бирү маршрутын төзергә мөмкинлек бирәчәк.

 Мәктәпләрдә гаджетларны куллану нормалары турында

- Роспотребнадзор тарафыннан билгеләнгән тиешле нормалар бар. Дәрестә компьютердан файдалануның гомуми озынлыгы 1-2 сыйныф укучылары өчен –20 минут, 2-4 сыйныф укучылары өчен – 25 минут, 5-9 сыйныфлар өчен – 30 минут, 10-11 сыйныф укучылары өчен 35 минуттан артмаска тиеш. Мәктәпләр шушы нормалар буенча эшләргә тиеш.

Хәзер булдырыла  торган интерфейс һәм мәгълүмат системалары контенты мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җайлаштырылачак: субтитрлар, йөгерек "яңалыклар"лы юл, тавыш кертү мөмкинлеге булачак. Моннан тыш, Цифрлы белем бирү мохите озак вакыт дәваланучы һәм өйдән торып белем алучы балаларга дәресләргә видео аша кушылу мөмкинлеге бирәчәк.

 Мәктәп ашханәләре эшенә гомуми таләпләр турында

- Бу төбәкләрдә булган уңай тәҗрибә нигезендә эшләнгән тәкъдимнәр булачак. Төрле типтагы мәктәпләр өчен алар, әлбәттә, аерылып торачаклар.

 Педагогларны аттестацияләүнең яңа системасы турында

- Бүген, аттестацияне узу өчен, укытучы бик зур документлар комплекты җыя, ә процедура үзе бик субъектив. Без шулай ук укытучыларның фәнни, методик, психологик-педагогик һәм коммуникатив компетенцияләрен тикшерәчәк бердәм федераль бәяләү материалларын кертергә планлаштырабыз.

Без бу процессны укытучы өчен гади һәм үтә күренмәле итәргә телибез. Аттестацияне турыдан-туры эш урынында, өстәмә каршылыкларсыз узу мөмкинлеге булсын өчен.

"Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында 2021 елда педагогларның һөнәри үсешен фәнни-методик тәэмин итү буенча бердәм система булдырачакбыз. Мәктәпләр, педагогика колледжлары, югары уку йортлары, квалификация күтәрү институтлары – барысы да бердәм системада эшләргә тиеш. Педагоглар өчен өстәмә һөнәри белем бирү программаларының федераль реестрын булдырабыз. Бөтен эшне Федераль мәгариф һәм фән министрлыгы координацияли.

 Федераль педагогик югары уку йортлары турында

- Без мәктәпләрдә профильле сыйныфлардан башлап, укытучыларны әзерләүнең бердәм системасын төзибез. 5 меңгә якын профильле педагогик сыйныф ачарга планлаштырабыз. Педагогик вузларны чын практикага якынайтабыз. Хәзер һәр төбәк, өченче курстан башлап, булачак укытучылар практика узачак мәктәпләрне сайлап ала.

"Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында барлык педагогик югары уку йортлары мәктәпләрдә кулланыла торган җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Һәр педагогика университеты ике ел дәвамында педагогик "кванториумнар" өчен якынча 20 миллион сумлык җиһазлар алачак.

 Яңа мәктәп стандартлары турында

- Федераль дәүләт белем бирү стандартлары проектлары эшләнеп бетте. Хәзер алар вице-премьер Татьяна Алексеевна Голикова һәм РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Александрович Фурсенко рәислегендәге гомуми белем бирү системасын үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем каравында. Федераль дәүләт стандартлары проектлары хупланган очракта, эшче төркем тарафыннан алар 2021 елның февраль азагы – март башында расланырга мөмкин.

 Укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү турында

- Без мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе белән укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү турында уртак хат имзаладык. Ул педагогның нинди документлар тутырырга тиешлеген төгәл регламентлый. Бу гомуми белем бирүнең һәр дәрәҗәсе өчен төп белем бирү программасы, өлгерешне исәпкә алу журналы, озайтылган көн төркеме журналы һәм укучыларның шәхси эше материаллары.

Исемлектә күрсәтелмәгән хисапны алып бару укытучының яисә сыйныф җитәкчесенең турыдан-туры вазыйфаларына керми. Башка бернинди кәгазь дә укытучыларны эштән читләштерергә тиеш түгел. Шуңа күрә без бу хәлне күзәтеп торачакбыз, бу тәкъдимнамәләрнең ничек үтәлүен караячакбыз. Укытучыларның өстәмә йөкләнешкә, өстәмә хисаплар белән бәйле хәлләр туса, безгә +7 (800) 200-91-85 "Кайнар линия" гә хәбәр итегез. Әгәр бу тәкъдимнамәләр бозылса, без җитәкчеләрне тикшерәчәкбез һәм төзәтәчәкбез.

 Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы турында

- Без мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасын көндезге режимда үткәрүгә әзерләнәбез. Аны үткәрү вакыты һәм урыннары турында боерык әзерлибез, әмма ахыргы карар эпидемиологик хәлгә бәйле. Быел биремнәрне читкә чыкмасын, алдан мәгълүм булмасын өчен БДИ механизмнарын кулланырга, барлык дәрәҗәләрдә оештыручыларның җаваплылыгын арттырырга җыенабыз.

 Мәктәпләр төзелеше турында

- "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында 2020 елда 169 мең урынга исәпләнгән 270 мәктәп төзелде һәм файдалануга тапшырылды. 122 мең урынлы 828 балалар бакчасы төзелде.

2021 елдан 2024 елга кадәр балалар өчен 1 млн 200 мең урынга исәпләнгән тагын ике меңгә якын яңа мәктәп төзеләчәк. Бу планлаштырылганнан 500 мәктәпкә күбрәк. Моннан тыш, 2021 елда без 112 мең урынга 767 балалар бакчасы төзиячәкбез

 Тәрбия турында

- 2021 елдан "Мәгариф" илкүләм проекты составында "РФ гражданнарына патриотик тәрбия бирү" федераль проекты барлыкка килә. Ата-аналар һәм педагогларга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә, яңа елда мәгариф үсешенең барлык төп программаларының бурычы, "Мәгариф" илкүләм проектын да кертеп, яңа мөмкинлекләр булдыру да, илебез мәгариф системасында инде бүген булган мөмкинлекләрнең нәтиҗәлелеген, үтемлелеген һәм сыйфатын арттыру да.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгының юбилей елы тәмамланды, әмма тәрбия эше кысаларында без патриотик конкурслар, проектлар дәвам итәчәкбез. Бер яктан, укучыларга кызык булсын, ә икенче яктан, ата-бабаларыбызның батырлыкларын онытмасыннар өчен, тәрбия системасын төзиячәкбез. Без сугыш турында балалар иншалары конкурсын дәвам итәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International